39 татарстанлы тәүлек эчендә коронавирус йоктырган
Яңалыклар

39 татарстанлы тәүлек эчендә коронавирус йоктырган

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирус белән зарарлануның 39 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»  матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 39 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, Татарстан Республикасында үсеш буенча барлыгы-7 мең 731 очрак», - дип хәбәр итте спикер.
Авдонина сүзләренә караганда, тәүлек эчендә төбәктә коронавируска 6,4 мең ПЦР-тест үткәрелгән.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков бер көн эчендә республиканың 18 кешесе коронавирустан дәваланды, дип өстәде.


Нет комментариев