Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәргә дә хәрәкәт кирәк

Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар «Сәламәтлек бишьеллыгы» программасына кушылдылар.

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар һәм интернат хезмәткәрләре «Сәламәтлек бишьеллыгы» программасына актив кушылдылар. Программа кысаларында өлкәннәр «Яшьлек» спорт комплексының тренажер залына, чаңгы базасына һәм йөзү бассейнына даими йөриләр. Дәресләр һәм тренировкалар хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек турында килешү нигезендә үткәрелә . Спорт белән шөгыльләнү аларның рухын гына түгел, ә сәламәтлеген дә ныгыта. Су процедуралары өлкәннәрнең организмын реабилитацияләү һәм торгызу программаларына кертелгән, олы яшьтә йөзү  йөрәк мускулларын ныгыту һәм кан басымын көйли. Тренажер залында шөгылләнү организмның мускулларын ныгыта, чаңгы шуу умыртка һәм буыннарның минималь йөкләнешенә ярдәм итә, сөяк-буын аппаратын ныгыта һәм бөтен мускул-скелет системасының хәрәкәтчәнлеген сакларга ярдәм итә.
Актив яшәү рәвеше олы яшьтәге кешеләр өчен бик мөһим.

Фото - картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев