Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

3 яшькә кадәр бала өчен – 5 мең сум акча

Газетабызның “кайнар линия”сенә ана капиталына хокуклы гаиләләргә 5 мең сум күләмендә түләү тәртибе турында бик күп сораулар килә. Иң еш очраган сорауларга Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә ГАНИЕВА җавап бирә.

– 5 мең сум күләмендә түләү кемгә тиеш?

– Әлеге түләү 2020нче елның 1 июленә кадәр ана капиталына хокук алган 3 яшькә кадәрге балалары бул­ган барлык гаиләләргә дә тиеш.

– Ана капиталын тулысынча то­тып бетердем. Миңа бу түләү тиеш­ме?

– Әйе, ана капиталын тулысын­ча файдаланган очракта да бу түләү 3 яшькә кадәрге балалары булган бар­лык гаиләләргә дә тиеш.

– Түләүне нинди средстолардан башкаралар? Ана капиталыннанмы?

– Финанс ярдәм кискен эпидемио­логик хәл шартларында өстәмә ярдәм рәвешендә федераль бюджеттан баш­карыла. Түләү ана капиталы күләмен киметми һәм социаль ярдәмнең баш­ка чараларына хокукны билгеләгәндә гаилә кеременә кертелми. Әлеге түләүдән салым да алынмый.

– 5 мең сум алу өчен гаризаны кайчанга кадәр бирергә була?

– Пенсия фонды мондый гариза­ларны агымдагы елның 1 октябренә кадәр кабул итә һәм гаиләнең бу түләүгә хокукы булган очракта түләүләрне апрельдән июньгә кадәр барлык айлар өчен бирәчәк.

– 5 мең сум һәр бала өчен дә ти­ешме?

– Әйе, гаиләдә 3 яшькә кадәр бер бала булса, айга 5 мең сум түләнә, ике бала булса – 10 мең сум һ. б.

– Түләү алу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Акчаны алу өчен агымдагы елның 1 октябренә кадәр Пенсия фондының рәсми сайтындагы шәхси кабинетта яисә дәүләт хезмәтләре порталында гариза тапшырырга кирәк. Бернин­ди өстәмә документ та кирәк түгел. Кирәк булган очракта Пенсия фонды мәгълүматларны үзе соратып ала.

– Гаризаны Пенсия фондына шәхсән үзең тапшырырга буламы?

– Әйе, гариза клиентларны кабул итү хезмәтендә дә кабул ителә. Әмма коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча чаралар белән бәйле рәвештә хәзерге вакытта пенсия бүлегенә бары тик алдан язылу буен­ча гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

– Акча күпме вакыт түләнәчәк?

– Акча һәр балага айга бер тапкыр 2020 елның апреленнән июньгә кадәр (июньне дә кертеп) түләнәчәк. Гари­заны 30 июньнән соң тапшырган оч­ракта акча бөтен чор өчен бер тапкыр түләнәчәк.

– Балама 3 яшь апрель/ май/ июнь аенда тула. Мин түләүне аламмы?

– Бала конкрет айның кайсы көнендә тууга карамастан, айлык түләү тулы ай өчен башкарыла.

– Ана капиталына сертификат­ны рәсмиләштерергә өлгермәсәң, түләүне алып буламы?

– Әйе. Ана капиталына сертифи­кат алырга хокукыгыз булып, аны рәсмиләштерергә җитешмәгән бул­сагыз, 5 мең сум күләмендә түләү алу­га гариза бирә аласыз.

– 3 яшьтән 7 яшькә кадәр бала­ларга түләүне ничек алырга?

– 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар­га түләүне пенсия фонды билгеләми. Әлеге түләү региональ ярдәм ча­раларына керә һәм аны социаль яклау органнары түли. Бу хакта ту­лырак РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының яисә үзегез яшәгән субъектның хөкүмәт сайтларыннан белә аласыз.

Материалны Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев