23 февральдә эшләгән өчен кемнәр икеләтә хезмәт хакы алачак?
Бу хакта тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында
Февральдә биш көн эшләүчеләр 23 февральдә ял итте. Әмма бу көнне смена графигы буенча эшләүчеләр, шулай ук теге яки бу сәбәп белән эшкә җәлеп ителгән башка категорияләр дә хезмәт куйды.
РФ Хезмәт кодексы нигезләмәләре буенча, рәсми бәйрәм көнендә эшләгән өчен икеләтә күләмдә түләнергә тиеш. 23 февраль эш көне булмаган бәйрәм көн булып исәпләнгәнгә, хезмәткәрләргә бу көнне икеләтә хезмәт хакы түләнә. Димәк, республика халкы март башында хезмәт хакын исәпләгәндә арттырылган түләүләр алачак.
Әгәр хезмәткәр бәйрәм көнендә үз вазифасын смена дәвамында түгел, бәлки берничә сәгать кенә башкарган икән, аның хезмәт хакы барыбер яңадан исәпләнә: чынлыкта эшләгән вакыт өчен икеләтә күләмдә түләнә.
Чыганак, фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев