Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гражданнарны кабул итү оештырылды

Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уңаеннан, гражданнарны кабул итү оештырылды.

Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне  уңаеннан, "Бердәм Россия" партиясенең Мөслим җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү оештырылды. Кабул итүләрне РФ Пенсия фондының Мөслим районында клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ф.У. Ганиева, адвокат Р.М. Латыйпов, нотариус М.Г. Мөҗиров алып бардылар. Биш мөрәҗәгать каралды.  "Балаларга хокукый ярдәм көне" кысаларында Г.Тукай исемендәге  Мөслим урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән түгәрәк өстәл артында очрашу үткәрелде. Чарада катнашучылар алдында РФ Пенсия фондының Мөслим районындагы бүлеге, социаль яклау, опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчеләре, Мөслим районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев