2022 елда Мөслим җирлегендә теркәлгән беренче сабый
Яңалыклар

2022 елда Мөслим җирлегендә теркәлгән беренче сабый

Мөслимнән Фәнзилә һәм Данил Каюмовлар өченче балаларын алып кайттылар.

5 гыйнварда дөньяга тәүге авазларын салган кечкенә Мәликә – 2022 нче елда Мөслим җирлегендә теркәлгән беренче сабый. Гаиләне сөенечле вакыйга белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, районның ГХАТ бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимова барды. Каюмовларга тантаналы шартларда бала туу турындагы таныклык, чәчәк гөлләмәсе һәм истәлекле бүләк тапшырылды.


Нет комментариев