2020 ел: яңача яшәргә өйрәндек
– Узып баручы елда коронавирус пандемиясенең тулаем ил икътисадына күпмедер йогынтысы булса да, районның авыл хуҗалыгы тармагында элеккечә тотрыклылык күзәтелде. Логистиканың үзгәрүе сәбәпле, “Август- Мөслим” агрофирмасының Үрәзмәт терлекчелек комплексына чит төбәкләрдән төзелеш материаллары кайтартуда графиктан тайпылыш күзәтелсә дә, ягулык-майлау материаллары, минераль ашлама, чәчүлек орлык кайтаруда бернинди тоткарлык булмады.
Ренат Вәлиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе:
– Узып баручы елда коронавирус пандемиясенең тулаем ил икътисадына күпмедер йогынтысы булса да, районның авыл хуҗалыгы тармагында элеккечә тотрыклылык күзәтелде. Логистиканың үзгәрүе сәбәпле, “Август- Мөслим” агрофирмасының Үрәзмәт терлекчелек комплексына чит төбәкләрдән төзелеш материаллары кайтартуда графиктан тайпылыш күзәтелсә дә, ягулык-майлау материаллары, минераль ашлама, чәчүлек орлык кайтаруда бернинди тоткарлык булмады.
Тармак елны матур нәтиҗәләр белән төгәлләде. Бу, беренче чиратта, игенчелектә ачык чагыла. Җитештерелгән ашлыкның тулай җыемы 155 мең тоннага җитте. Узган ел, бөртеклеләрнең мәйданы артыграк булуга карамастан, тулай җыем 19 мең тоннага азрак иде. Терлекчелек продуктлары җитештерү һәм хәзерләүдә дә үсеш күзәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев