(Казан, 4 апрель, "Татар-информ", Валерия Белова). 2018 елда Татарстанда янгында һәлак булучылар арткан. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе Күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Пашин сөйләде.
"Кешеләрнең янгында һәлак булуының төп сәбәбе - ут белән сак эш итмәү. 2018 елның өч аенда 690 янгын чыккан. Узган ел бу чорда 702 янгын теркәлгән. Янгында һәлак булган кешеләр саны арткан. Балаларның янгында үлем очраклары саны тотрыклы. Шәхси торак йортларда янгыннар еш чыга", - диде эксперт.
Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәллләр министрлыгы мәгълүматлары буенча Татарстанда 17 районда янгын чыгу очраклары ешайган. Узган ел беренче кварталда янгында 43 кешенең гомере өзелсә, быел бу сан 46га җиткән.
Нет комментариев