18 сентябрьдә Мөслимдә ГТО фестивале узды
Ярышларда район мәктәпләреннән 60тан артык укучы катнашты
18 сентябрь көнне «Яшьлек» спорт комплексында гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физик культура һәм спорт комплексы фестивале узды.
Ярышларда район мәктәпләреннән 60тан артык укучы катнашты. 7–9 сыйныф укучылары 60 һәм 2000 метрга йөгерү, баскан урыннан озынлыкка сикерү һәм тупны еракка ыргыту буенча көч сынашты.
10–11 сыйныф укучылары – булачак хәрби хезмәткә чакырылучылар – 100 метрга йөгерү, гранатаны еракка ыргыту, баскан урыннан озынлыкка сикерү, кызлар 2000 метр, егетләр 3000 метр арага йөгерү буенча ярыштылар.
Расил Фәттахов фотолары.
Нет комментариев