18 яше тулган инвалидларның ата-аналарына срогы чикләнмәгән «больничный» биреләчәк
ТАССка мондый фикерне Дәүләт Думасы депутаты Дарья Голубева белдерде
Парламентарий сүзләренчә, тәрбияләнүчеләргә 18 яшь тулганнан соң аларның әти-әниләренә һәм опекуннарына йөкләнеш кимеми. Шуңа күрә, Голубева фикеренчә, мондый өлкәннәрне карау буенча түләнә торган больничный сроклар буенча чикләүләрсез эш итәргә тиеш. Ул инвалид балаларның ата-аналары өчен больничныйга охшаш булырга тиеш.
Депутат шулай ук I төркем инвалидларның туганнарының тәүлек буе алар белән стационарда булырга хокуклы булуына игътибар итте. Әмма практикада бу мөмкинлектән файдалану кыенлык тудыра: эшкә сәләтсезлек кәгазьләрен бирүнең гамәлдәге тәртибе олы пациентны карау өчен озакка сузылган хастаханә кәгазен рәсмиләштерергә мөмкинлек бирми.
Нәтиҗәдә эшләүче туганнарга я үз хисабына ял алырга, я чит кеше ярдәменнән башка яши алмаган олы кешене хастаханәдә калдырырга туры килә, дип аңлатты Голубева.
Нет комментариев