Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

14 апрельдән Татарстан Республикасында янгынга каршы режим гамәлгә керде

ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә махсус режим чорында учак ягу тыела. Махсус режим 11 майга кадәр дәвам итәчәк

Бу чорда каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп яндыру, ачык утта: мангалларда, мичләрдә ризык әзерләү тыела. Былтыр, махсус режим гамәлдә булган чорда, коры үлән янып китү һәм чүп яндыруның 13 очрагы теркәлде.

Үлән яндыру аркасында янгын чыга һәм кешеләр һәлак була икән, гаеплеләр РФ Җинаятьләр кодексының 168 һәм 261 маддәләре буенча (“Саксызлык буенча милеккә зыян салу”, “Урманнарга зыян салу һәм юкка чыгару”) җинаять җаваплылыгына тартыла.

Коры үлән яндыру эзсез генә узмый. Башка хуҗалык корылмаларына да ут кабарга мөмкин. Бәла нәтиҗәләре белән көрәшүгә караганда, аны булдырмый калу һәрвакыт җиңелрәк.

Янгын куркынычы янаган чорда, чүп һәм коры үлән яндырудан тыш, 1-3 класслы пиротехника әйберләрен дә куллану тыела.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ штраф каралган. Физик затлар өчен ул – 30 мең сумга кадәр, вазыйфадагы затларга – 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумга кадәр штраф яный.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев