Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

100 яшьтә дә яшь мәктәп

Иске Вәрәш башлангыч мәктәбе укучылары быел язгы каникулга туктамады. Юк, бүгенгеләре түгел, ә мәктәпне күптән тәмамлаганнары. Алар, киресенчә, мәктәпкә җыенды.

Хәер, бүгенге укучылар да күптән көтелгән каникулларының беренче көнендә укытучылары белән бергә кунакларны кабул итүче хуҗалар сыйфатында булды. Сәбәбе дә бик җитди һәм тантаналы иде: күпләргә очар канат куйган авыл мәктәбенә шушы айда 100 ел тулды. Бер гасыр эчендә мәктәп биш урын алыштыра. Бүген ул заманча бинада – күпфункцияле үзәктә урнашкан. 
Чарада катнашучылар беренче укытучыларны архив чыганакларыннан, истәлекләрдән белсә, үзләрен укыткан фидакарьләр турындагы хатирәләрне гомер буена күңел түрендә йөртә. Сәхнәдән авыл укытучылары хөрмәтенә матур сүзләр, моңлы җырлар яңгырады. Чыгыш ясаучыларның күбесе өчен дә юбилей елы икән – кайберәүләре мәктәпкә моннан 55, кайсылары 50, 30 ел элек кергәннәр. 
Залда утыручы һәркемнең туган мәктәпләре, беренче укытучылары турында сөйләр сүзе күп иде. Бу көнне күптән күрешмәгән сыйныфташлар очрашты, һәркем күңеле белән матур хатирә булып калган балачагына кайтты. 
Әлбәттә инде, бәйрәм бүләксез булмый. Авыл халкын тәбрикләгән район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов Иске Вәрәш мәктәбенә – район башлыгының Рәхмәт хатын, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан интерактив җиһазга сертификат һәм лаеклы ялдагы укытучы Суфия Гыймрановага, мәктәп хезмәткәре Рәмзия Хафизовага – мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы, авыл җирлеге башлыгы Зинфира Мәннапова истәлек бүләге тапшырды. Сәхнәгә чыгып сөйләүчеләр дә бүләк белән килгән иде. Ә төрле төбәкләрдән бәйрәмгә җыелган кичәге укучылар укытучыларына чәчәкләр бирде. Үзешчәннәрнең җыр-биюләре белем алган мәктәпләрен, укыткан укытучыларын хөрмәтләп чарага килгән авылдашларына бүләк булды. Искевәрәшлеләр чараны оештыруга катнашы булган һәркемгә рәхмәтле. 
Авылда балалар туып торсын, мәктәпләр эшләсен.Мәктәбе, ягъни киләчәге булган авылның бүгенгесе матур. 

Мөнирә Арсланова. 

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев