1 сыйныфларга экскурсия
Өстәмә белем бирү оешмаларында укучылар өчен экскурсияләр оештырыла
Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә 1 класс укучылары өчен экскурсияләр оештыралар. Район үзәге мәктәпләрендә белем алучы укучыларны оешма белән таныштыралар, берләшмәләр эшчәнлеген күрсәтәләр. Педагоглар класс сәгатьләре көннәрендә мәктәпләргә барып, 2-8 класс укучылары алдында чыгыш ясыйлар. Түгәрәкләрдә нәрсә белән шөгыльләнгәнне презентация рәвешендә һәм күргәзмә материаллар ярдәмендә күрсәтеп аңлаталар. Берләшмәләргә йөрергә теләк белдерүчеләрне документлар белән үзәктә көтеп калалар.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев