Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 апрельдән Россиядә пенсия өстәмә индексацияләнәчәк

Эшләми торган пенсионерларның акчалары 1 апрельдән 0,38 процентка өстәмә индексацияләнәчәк. Бу хакта журналистларга Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итте, дип яза "Российская газета" басмасы.

Аның сүзләренчә, пенсия арту автоматик рәвештә башкарылачак. Моның өчен хөкүмәт тарафыннан өстәмә карарлар кабул итәргә кирәкми. Пенсия фонды кабаттан исәпләүгә кереште. Эш шунда: элеге индексация башта ук казна турындагы канунга кертелгән иде.

Эшләми торган пенсионерларның акчалары февральдә 5,4 процентка индексацияләнгән иде.

Өстәмә индексация өчен Россиянең пенсия фонды 14 миллиард сум акча сарыф итәчәк, дип ачыклык керткәннәр министрлыкта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X