03 хәбәр итә
Яңалыклар

03 хәбәр итә

Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә авырып килүчеләр саны кимеми.

Тәүлегенә 8-9 кешегә пневмония диагнозы куелуын хәбәр итә табиблар. “Авыручылар саны бик күп. Райондашларыбыз саклык чаралары турында онытмасыннар: халык күпләп җыелган урыннардан читтә булу, туйганчы йоклау, саф һавада булу, физик эш белән шөгыльләнү, сәламәт тормыш рәвеше алып бару мөһим. Кибетләргә битлек белән йөрү гадәткә керергә тиеш”, – ди ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшерлары.

Поликлиникага балалар өчен гриппка каршы өстәмә вакциналар кайтуы да мәгълүм. Табиблар гриппны җиңел кичерү өчен сабыйларга прививка ясату кирәклеген искәртә.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.


Нет комментариев