Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: узган атнада дүрт җинаять эше кузгатылды

20 марттан 26 мартка кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 58 хәбәр керде. Бу күрсәткеч узган атна белән чагыштырганда, 17гә күбрәк.

Узган атнада 4 җинаять эше кузгатылды:

РФ ҖКның 264 маддәсе 1 бүлеге буенча Яңа Сәет авылының 60 яшьлек кешесенә карата җинаять эше кузгатылды. Ул, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш кабат исерек хәлдә трактор белән идарә иткән. Шул ук авылдан Мөслим-Иске Сәет юлында 52 яшьлек ир-ат тоткарланды. Алкогольле эчемлек кулланган хәлдә машина белән идарә иткән өчен аңа карата җинаять эше кузгатылды.

Елгабаш авылыннан 56 яшьлек ир-атка карата РФ ҖКның 119 маддәсе 1 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды. Әти кеше исерек килеш кызын кыйнаган, йодрыгы белән башына суккан. Соңыннан, кулына пычак алып, үтерү белән янаган.

Кеше сәламәтлегенә зыян салганы өчен 80 яшьлек райондашыбызга карата җинаять эше кузгатылды. Ул, өлкән яшьтә булуына карамастан, исерек килеш хатынының кулын сындырган. Тикшерү эше бара.

Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән, бала тәрбияләүдә ата-ана вазыйфаларын үтәмәгән, РФ территориясендә чит ил гражданнары тарафыннан яшәү кагыйдәләрен бозган, кеше кыйнаган, гражданнарның тынычлыгын бозган өчен 100 беркетмә төзелде.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен - 88, автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен 1 беркетмә төзелде. Атна дәвамында 13 юл-транспорт һәлакәте булды, техникалар механик зыян алды. "Имин шәһәр" АП комплекс ярдәмендә 14 хокук тәртибен бозу очрагы ачыкланды. Хокук бозучылар билгеле, алар административ җаваплылыкка тартылды. 23 мартка каршы төндә Мөслимнең Авзалов урамындагы 1Б йорт ишегалдында "ВАЗ-2106" автомобиленнән бензин урларга теләгән каракларның кем булуы да "Имин шәһәр" АП комплекс ярдәмендә ачыкланды. Бүгенге көндә аларны җавапка тарту мәсьәләсе хәл ителә.

Узган атнада 4 кинәт үлү очрагы теркәлде.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев