02 көндәлеге: 98 административ беркетмә төзелде
Яңалыклар

02 көндәлеге: 98 административ беркетмә төзелде

Михайловка авылында яшәүче бер кешенең өендәге караклык очрагы буенча РФ ҖКның 158 маддәсе 3 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды.

2-8 апрель көннәрендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 40 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 6 хәбәргә күбрәк. 
Михайловка авылында яшәүче бер кешенең өендәге караклык очрагы буенча РФ ҖКның 158 маддәсе 3 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү эше бара. 
Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән һәм спиртлы эчемлекләр кулланган, халыкның тынычлыгын бозган, ата-ана бурычларын үтәмәгән, алкоголь продукциясен законсыз төстә реализацияләгән, административ хокук бозулар өчен суд тарафыннан билгеләнгән штрафларны түләмәгән өчен һәм төрле тәртип бозулар буенча – 98 кешегә административ беркетмә төзелде. 
Исерек килеш транспорт белән идарә иткән – 2, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 92 кешегә административ беркетмә төзелде. 
Атна дәвамында өч кинәт үлү очрагы теркәлде. 
Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Фото– Рixabay.com

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев