Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 хәбәр итә

11 июнь көнне җирлегебездә өч юл-транспорт һәлакәте теркәлде.

Мөслим-Иске Сәет юлында Фольксваген төп юлдан баручы КИА машинасына юл бирмәү нәтиҗәсендә 9 яшьлек кызның гомере өзелде. Кызның әнисе икенче көнне хастаханәдә вафат булды. Алар икесе дә – Әлмәт шәһәреннән. КИА машинасын йөртүче һәм Фольксвагендагы дүрт кеше төрле тән җәрәһәтләре белән хастаханәгә озатылды. Фольксваген шоферы – 56 яшьлек Яр Чаллы кешесенә карата җинаять эше кузгатылган.

Шул ук көнне Метрәй авылы янында, дөрес тизлек сайламау аркасында, “Лада-Калина” автомобиле юл читенә төшеп каплана. Машина, түбәсенә әйләнеп, техник зыян ала, шофер җиңелчә курку белән котыла. Мөслим-Саклаубаш юлында “Лада-Гранта”, тәгәрмәче шартлап, юл кырына төшә. Пассажирларга зыян килмәгән.

13 июнь көнне ике юл транспорт һәлакәте теркәлде. Октябрь авылында “Хундай” белән “Лада-Веста” бәрелешә. “ВАЗ-2114” Мөслим урта мәктәбе янындагы шлагбаумга килеп керә. 14 июнь көнне Түбән Табын авылы янында “ ВАЗ-2114” белән “Рено” бәрелешә. Машиналар техник зыян алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев