02 хәбәр итә: ике җинаять эше кузгатылды
10 сентябрьдән 17 сентябрьгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 48 хәбәр керде. Ике җинаять эше кузгатылды.
14 сентябрь көнне “Туган як” агрофирмасының Мәлләтамак авылында урнашкан складыннан арпа урларга омтылу факты буенча җинаять эше кузгатылды. Җинаятьче ниятен ахырына җиткерә алмый, бөртек салынган капчыклар складта кала.
16 сентябрь көнне Мөслимдәге бер фатирдан акча урлыйлар. Угрыны эзләү эшләре бара.
Атна дәвамында полиция хезмәткәрләре тарафыннан 109 административ хокук бозу ачыкланды. Җәмәгать урыннарында исерек көе йөргән, гражданнарның тынычлыгын бозган, ата-ана бурычларын үтәмәгән һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозган гражданнар административ җаваплылыкка тартылды.
Юлларда хәл чагыштырмача тыныч. Узган атнада 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, шуларның икесендә зыян күрүчеләр бар. 14 сентябрь көнне Мари-Бүләр авылы янында “Рено-Логан” һәм ВАЗ-2109 автомобильләре бәрелешә, ике кеше зыян күрә. 16 сентябрь көнне 1968 елгы хатын-кыз автомобилендә кюветка чыгып каплана. Нәтиҗәдә шофер да, аның 1939 елгы пассажиры да тән җәрәхәтләре ала.
Полиция хезмәткәрләре тарафыннан алкоголь исереклеге хәлендә транспорт белән идарә итүнең өч факты ачыкланды.
Атна дәвамында районда 5 кинәт үлү очрагы теркәлде.
Район эчке эшләр бүлеге штабы.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев