Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Кош итенең файдасы

Тавык ите тиз үзләштерелә.

 

Күркә ите иң файдалы һәм диетик ит санала. Анда организмнан зыянлы холестеринны куучы майлар бар. Моннан тыш, күркә ите A hәм E витаминнарына, организмны картаюдан саклаучы антиоксидантларга бай. Күркә итендә натрий сыер итендәгедән ике тапкырга күбрәк, шуңа аны әзерләгәндә, тоз кулланмасаң да була. Тимер микьдары буенча ул сыер һәм тавык итен бернича тапкырга узып китә. Күркә итендә кальций күп, шуңа анын остеопороздан саклау үзлеге дә исбатланган.

Тавык ите - киң таралган, артык кыйммәт булмаган һәм файдалы ит. Тавык ите тиз үзләштерелә, анда В төркеменә керүче витаминнар, тимер, фосфор, селен, кальций, магний, бакыр бар. Тавык итен йөрәк-кан тамырлары авырулары борчыганда ашарга киңәш итәләр. Калориягә бай булмау сәбәпле, ул симерү куркынычы янаган кешегә файдалы. Бары тиресен генә алырга кирәк, чөнки анда май күп.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев