Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Иммунитет дошманнары

Иммунитетны нәрсәләр какшата соң?

Иммунитет дошманнары

Организмның иң зур ярдәмчесе - иммунитет. Ул авырулардан, инфекцияләрдән, вируслардан саклый. Аны нәрсәләр какшата соң?

Тәмәке тарту иммунитет эшчәнлеген какшата. Пассив тәмәке тартучылар, ягъни тәмәке төтенен суларга мәҗбүр булучылар, сәламәтлегенә дә зыян китерә. Табиблар белдерүенчә, сезонлы вируслы авырулар иң беренче тәмәке тартучыларны аяктан ега.

Алкогольнең зыяны тәмәкедән ким түгел. Даими спиртлы эчемлекләр кулланучыларның иммунитеты какшый.

Стресслар иммунитетны какшата. Вируслы авыруларның елдан-ел күбрәк таралуын шуның белән бәйләргә мөмкин. Стресс халәтендә организм артык күләмдә кортизол матдәсе эшләп чыгара, ул иммун системасын какшата.

Дөрес тукланмау - шулай ук иммунитетның дошманы. Ризыклар составындагы консервантлар, төрле кушылмалар организмны көчсезләндерә.

Даруларны табиб киңәшеннән башка яисә теләсә кайсы вакытта я микъдарда эчү, антибиотиклар куллану эчәклек микрофлорасына зыян сала.

 Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев