Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Бөтнекнең (мята) файдалы үзенчәлекләре

Эфир майлы һәм дару үләне буларак, бөтнек бар илләрдә дә үстерелә дисәк, хата булмас. Бөтнек үләнендә ментол бар (дару). Мае парфюмериядә, азык-төлек җитештерү тармагында кулла¬ныла. Татарстанда озын яфраклы бөтнек, борыч бөтнек, кыр бөтнеге үсә. Борыч бөтнек исә бакчаларда культуралы яшел тәмләткеч үсемлек буларак үстерелә.

Аның яшел яшь өлеше ашау өчен кулланыла: салатларга, винегретларга, сыр, ит һәм балыктан, яшелчәдән әзерләнгән ашамлыкларга өстәлә. Шулай ук аны сөт һәм борчак ашларына, кваска, кайнатмаларга кушалар. Бакчачылар күбрәк лимон исле бөтнекне (дару мелиссасын) үстерәләр. 

Бөтнекне, дәвалау чарасы буларак, ванналар кергәндә кулланалар, ул нервларның киеренкелеген киметә. Аннары бөтнектән ясалган чәй дезинфекция чарасы була¬рак авызны чайкау өчен бик файдалы санала. 

Бөтнек, күпьеллык үсемлек буларак, бер урында бик күп еллар үсәргә мөмкин. Әмма аның сортларын бакчачылар 4-5 ел саен яңартып тора. 

Кагыйдә буларак, бөтнек чәчәк атса да (чәчәге тонык шәмәхә төсендә), орлыклары бик аз формалаша, ә кайвакыт бөтенләй дә формалашмый. Шуңа күрә аны тамырчаларыннан (бүлеп алып) үрчетәләр. 

Безнең шартларда бөтнекнең тамырчаларын иртә язда махсус әзерләнгән буразналарга 7-8 см тирәнлектә итеп утырталар. 

Бөтнекне җыеп алганда, аның үсеш фазасына игътибар итү зарур. Бигрәк тә аны бөреләре формалашкан – чәчәк аткан вакытта төгәл җыярга тырышырга кирәк. Чөнки нәкъ шушы фазада анда хуш исе һәм дәвалау үзенчәлекләре көчлерәк, тулырак була. Аны җирдән 15-20 см биеклектә кистереп алалар, күләгә урында гына киптерәләр, анда температура югары булырга тиеш түгел. Кибеп, уалып торган хәлгә кергәннән соң, аны порошок итеп уалар һәм герметик полиэтилен пакетларга тутырып саклауга куялар.

Фото - Изображение от rawpixel.com на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев