Хезмәтебез уңыш бирсен, эшләребез уң булсын! Спорт
Райондашларыбыз спортта да сынатмый.
Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында район командасы беренче урынга лаек булды. Ел буе дәвам иткән бәйгедә муниципаль хезмәткәрләр 9 спорт төре буенча көч сынашты.
“Татарстан – Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте призына волейбол ярышларында спорт мәктәбенең “Факел-Мөслим” җыелма командасы икенче урынны алды. Тренеры – Илдар Мадъяров.
Мини-футбол буенча Татарстан беренчелегендә “Мирас” командасы җиңү яулады. Команданың тренеры – Илфат Хафизов.
Кул көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә Мөслим спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балалар дүрт медаль алды. Үз үлчәү категорияләрендә Раян Хәйруллин һәм Айзат Әхмәдуллин – чемпион, Ринас Ханов һәм Азалия Юнысова көмеш медальгә лаек булдылар. Тренерлары – Ларис Бариев.
Спорт мәктәбе тренеры Ларис Бариев “ТР спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры” исеменә лаек булды. Спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Илина Бариевага армрестлинг буенча “Россия спорт мастеры” исеме бирелде.
Нет комментариев