Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Хәрәкәт – сәламәтлек билгесе

Халык юкка гына хәрәкәттә – бәрәкәт димәгән. Сәламәтлекнең кадерен белергә кирәк. Мөселман яшьләре арасында районара спартакиада да әлеге фикергә ныклы дәлил булып тора.

3 гыйнвар көнне Мөслимгә төрле районнардан мөселман кардәшләребез җыелды. Бу көнне “Яшьлек” универсаль спорт залында мөселман яшьләр арасында районара спартакиада уеннары узды. Чараны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин һәм Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе, көньяк-көнчыгыш регион казые Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин катнашты. 

– Яңа елны шундый күркәм спорт чарасы һәм изге догалар белән башлавыбыз – матур гамәл, мондый гамәлләрнең дәвамлы булуын телим. Сез – һәрвакыт халык арасында, үсеп килүче буынга үрнәк булып торасыз. Барыгызга да уңышлар һәм матур уен насыйп булсын, – диде район башлыгы, чарада катнашучыларны сәламләп. 

Бу көнне спартакиада уеннарында катнашырга 14 районнан ике йөзгә якын спорт сөюче кардәшләребез килгән иде.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 12 гыйнвар санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев