«Татнефть»  басмасы призына
Спорт

«Татнефть» басмасы призына

Спорт мәктәбе укучылары хоккей буенча икенче яшүсмерләр ярышларында катнаштылар.

3 март көнне Әлмәт шәһәрендә «Нефть һәм тормыш» журналының «Татнефть» корпоратив басмасы призына Татарстанның көньяк - көнчыгыш командалары арасында хоккей буенча икенче яшүсмерләр ярышлары үтте.

Быелгы ярышларда 33 команда катнашты һәм алар 7 уен зонасына бүленде.

Турнир нәтиҗәләре буенча:
1 урын "Сокол" (Түбән Кама);
2 урын «Төзүче " (Кол Шәриф):
3 урын «Метеор " (Әлмәт);
4 урын «Яшьлек» ( Мөслим).

"Иң яхшы саклаучы" дип Мөслимнең "Юность" командасыннан Адель Исламов  танылды.

Командага диплом һәм кубок тапшырылды.

Команданың тренеры -  Илгиз Софеев

Фото - спорт мәктәбеннән

 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев