«Татарстанның бадминтон өметләре» ярышларында катнаштылар
Спорт

«Татарстанның бадминтон өметләре» ярышларында катнаштылар

Әлмәт шәһәрендә оештырылган бадминтон ярышларында спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр катнашты.

20 апрельдә Әлмәт шәһәрендә бадминтон буенча "Татарстанның бадминтон өметләре" ярышларының зона этабы уздырылды . Спорт мәктәбендә шөгыльләнүче егет-кызлар ярышларда катнашып түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:

2014 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар арасында Алинә Шәймөхәммәтова 3 урынны яулады.
2014 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар арасында Ранис Ханов Ранис 1 урынга лаек булды.
2011-2013 елгы кызлар арасында Нәзилә Галимова  2 урынга ия булды.

Фото – спорт мәктәбеннән

 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев