Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Спартакиада башлана!

Оешма-предприятиеләр арасында спартакиада быел 33нче мәртәбә үткәрелә.

Быелгы спартакиада уеннары 4 февральдә старт алачак.
– Районда спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Заманча җиһазланган спорт биналары булу спартакиада уеннарын кыска срокларда үткәрү мөмкинлеген бирә. Башка елларда уеннар гыйнвар азагында башланып, март башына кадәр сузылса, быел ярышлар 4 февральдә башланып, 18 февральдә төгәлләнәчәк, – ди яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров.
Пандемия вакытында спорт уеннарының төрләре киметелгән иде. Быел спартакиадага яңа спорт төрләре өстәлде. Тугыз спорт төренең алтысында хатын-кызлар катнашачак.
Тагын бер яңалык бар. Уеннарны җанланлыру, көчлерәк итү, командаларга җиңеллек  бирү максатыннан оешма-предприятиеләргә читтән 1 егет һәм 1 кыз алырга мөмкин. Төп таләп – читтән алынган уенчылар Мөслим районында яшәргә һәм шунда теркәлгән булырга тиеш. Тагын бер шарт: спортчыларга 18 яшь тулган булырга тиеш. Спартакиада дәвамында читтән алынган уенчыларны башка чит спортчыларга алыштырырга ярамый. Былтыр сигез команда составында 20гә якын оешма-предприятие катнашты. Быел командалар саны 12гә җиткән, ә спартакиадада катнашырга теләк белдергән оешмалар саны 30дан арткан.
Узган елларда спартакиада волейбол ярышы белән башланса, быелгы спартакиадага хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында кул көрәше старт бирә. Бу көнне шулай ук бадминтон ярышы булачак. 
– 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде, шуңа күрә быел таяк тарту уенын янәдән керттек. Әлеге спорт төрендә райондашларыбыз бик теләп көч сынаша. Ни дисәң дә, тарихка кергән уеннар искерми, – ди Илшат Яббаров.
5 февраль көнне “Тамчы” йөзү бассейнында йөзү буенча эстафета узачак. Командадан әлеге ярышта ике ир-ат һәм бер хатын-кыз катнаша. Аннан соң командалар “Яшьлек” спорт комплексында аркан тартуда һәм өстәл теннисында  осталыкларын сынаячак.
11 февраль көнне Чаңгы үзәге янында “Татарстан Чаңгы юлы – 2023”  ярышлары үткәрелер, дип көтелә. 12 февраль көнне биредә чаңгы эстафетасы оештырыла. Быел биатлон булмый. Шул ук көнне спартакиадада яңа спорт төре булган бильярд ярышында оешма-предприятие җитәкчеләре яисә аларның урынбасарлары көч сынашачак. Бильярд уенының җирлегебездә популярлаша баруы сер түгел. “Мизгел” яшьләр үзәгендә эшләүче бильярд клубына өлкәннәр дә, яшьләр дә актив йөри. Узган ел Ташлыяр, Тойгелде, Олы Чакмак, Рус Шуган мәдәният йортларында да бильярд өстәлләре куелды.
18 февральдә, спартакиада уеннарын төгәлләп, зур волейбол ярышлары узачак. Ир-атлар да, хатын-кызлар да спорткомплекста уйнаячак. 
– Спортның һәр төре үзенчәлекле. Шунысы куандыра: Мөслимебездә спортка елдан-ел зуррак игътибар бирелә. “Яшьлек” спорт комплексында быел тагын бер волейбол мәйданчыгы ясалды. Волейболчылар - команда гына түгел, гаилә. Спорт берләштерә. Бердәмлектә - көч! – ди Илшат Яббаров.

Лилия Шәймиева
Фото "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев