Район командасы чаңгы эстафетасында икенче урынны яулады
Исегезгә төшерәбез: Мөслим хакимияте командасы ел буена сузылучы спартакиадада узган ел абсолют җиңүче булды.
Яшел Үзән шәһәрендә узган муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы районыбыз өчен югары нотада башланды: район хакимиятенең 4 кешелек командасы, чаңгы эстафетасында катнашып, 2 нче урынны яулады һәм команда өчен мөһим очколар китерде.
Исегезгә төшерәбез: Мөслим хакимияте командасы ел буена сузылучы спартакиадада узган ел абсолют җиңүче булды.
"Быел да максатыбыз – иң көчлеләр исемен саклап калу. Алга, Мөслим!" - ди яза район башлыгы Альберт Хуҗин шәхси сәхифәларендә.
Фото - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев