Өметле киләчәк
Бу – Россия студентлары арасында иң дәрәҗәле ярышларның берсе.
22-25 октябрь көннәрендә Бөек Новгород шәһәрендә студентлар арасында кул көрәше буенча бөтенроссия ярышлары узды.
Бу – Россия студентлары арасында иң дәрәҗәле ярышларның берсе.
Районыбыз егет-кызлары, үз вузларының данын яклап, уңышлы чыгыш ясады. 60 килограмм авырлыктагылар арасында Илдар Зиннуров беренче урынны алды. Илһам Бариев 65 килограмм авырлыктагылар категориясендә – икенче урынны, Илина Бариева 60 килограмм авырлык категориясендә өченче урынны яулады.
– Укуны зур спорт белән бергә бәйләп алып бару искиткеч зур ихтыяр көче, тырышлык, үз өстеңдә туктаусыз эшли белүне таләп итә. Әлеге кызлар һәм егетләр – Мөслимнең генә түгел, үзләре белем алучы югары уку йортларының да данын югары күтәрүче яшьләр, – ди егет-кызларның тренеры Ларис Бариев, зур горурлык белән.
Фото - "Яшьлек" спорт мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев