Өлкәннәр арасында волейбол ярышлары
Спорт

Өлкәннәр арасында волейбол ярышлары

«Яшьлек» спорт сараенда өлкән яшьтәге ир-атлар арасында «СОК Юность» кубогына волейбол ярышы узды.

26 март көнне Мөслимнең "Яшьлек" спорт сараенда 1990 елгы һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ир-атлар командалары арасында "СОК Юность" кубогына волейбол ярышы узды.

Ярышта барлыгы 6 команда катнашты. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 "СОК Юность" командасы;
2 "Сети" командасы;
3 Сал. Мухан авылы егетләре командасы.

Бүгенге уенның иң яхшы уенчылары:
Юность командасыннан- Илназ  Кашапов;
Сети командасыннан - Салават Сруров;
Сал Мухан командасыннан- Марат  Кашапов .
 Җиңүчеләр һәм иң яхшы уенчылар кубок, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Фото - сплрт сарае архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев