Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Мөслимгә фиджитал спорт аяк басты (фоторепортаж)

Тактика, тизлек, технологияләр: Мөслимдә беренче тапкыр функциональ-цифрлы спорт уены оештырылды.

Яшәешебезгә “физик активлык” һәм “цифрлы тирәлек” сүзләрен берләштергән яңа спорт төре килеп керде. Россиянең Спорт министры раслаган документ нигезендә, 2023 елның 31 гыйнварыннан башлап, фиджитал спорт (“функциональ-цифрлы спорт”) Россиядә спортның аерым бер төре булып санала. Уен шартлары буенча катнашучылар киберспорт дисциплиналарында һәм баскетбол, бокс, футбол кебек физик актив уеннарда ярышалар. 

18-19 гыйнвар көннәрендә фиджитал спортта Мөслим яшьләре үз көчләрен сынап карады. Физик активлык һәм виртуаль тирәлек белән аралашуга корылган әлеге спортның бер төре буларак, яшьләр баскетболны сайлап алган.

Кибербаскетбол “Мизгел” яшьләр үзәгендә үтте. Фиджитал уенны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов ачты.

– Мөслимдә яңа төр уеннарга старт бирәбез. Чыныгу алган спортчыларга киләчәктә Татарстан һәм Россия күләмендә дә чыгыш ясау мөмкин булачак.  Тормышыбызда кулланылачак киләчәк программаларын да үзләштерергә этәргеч булсын иде бу уеннар, – диде ул.

Гөлназ Җәлилова

Фото – "Яшьлек" спорткомплексы архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасынының 2024 елның 26 гыйнвар санында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев