Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Спорт

Мөслимдә “Татарстан чаңгы юлы – 2025” үтте

“Кояшлы Ык” ял зонасында узган чарада ике дистәгә якын оешма, йөзләгән мөслимле катнашты

Спорт акциясенә районның оешма-предприятие коллективлары актив кушылды. “Кояшлы Ык” ял зонасында узган чарада ике дистәгә якын оешма, йөзләгән мөслимле катнашты.

Чаңгы юлының озынлыгы 2025 метр тәшкил итте. Чарада катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләп, аларга уңышлар теләде.

– Спортның бу төре җирлегебездә елдан-ел күбрәк кешеләрне җәлеп итә. Чаңгыда йөрү сәламәтлек өчен дә файдалы. Чаңгыда шуганда терәк-хәрәкәт, сулыш, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системалары ныгый. Табиблар чаңгыда йөргәндә бөерләр, үпкәләр һәм тире бизләре нык эшли, бу токсиннарны чыгаруны җиңеләйтә дип әйтә. Беренче килү төп максат түгел, иң мөһиме – мөслимлеләрнең бу акциягә бербөтен булып кушылуы, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.

Елдан-ел популярлаша барган массакүләм бәйгегә быел да 50гә якын оешма-предприятие коллективы килгән иде. Чарада 500гә якын кеше катнашты. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Форпост” оешмасында шөгыльләнүче егетләр райондашларыбызга махсус чыгыш тәкъдим итте.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 14 февраль саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев