Йөзү ярышларында кызлар командасы көмеш призер булды
Спорт

Йөзү ярышларында кызлар командасы көмеш призер булды

Лениногрск шәһәрендә йөзү ярышларында җиде районнан 170 тән артык спортчы катнашты.

13 апрельдә 4 спортчы кыздан торган" Тамчы" йөзү бассейны җыелма командасы Лениногрск шәһәрендә йөзү ярышларында катнашты.

Ярышларда Лениногорск, Бөгелмә, Түбән Кама, Баулы, Зәй, Актаныш һәм Мөслимнән 170тән артык спортчы катнашты.

Ләйлә Баһауова, Эльвира  Гыйльмутянова, Әминә Газизова, Әмирә Шәйхразиева составындагы кызлар ирекле стиль белән 4х50м эстафета дистанциясендә ярышларның көмеш призерлары булдылар.
Әмирә Шәйхразиева 200 метрлы дистанциядә комплекслы йөзүдә беренче  урынны яулады.
Укучыларның тренерлара – Алмаз  Дәүләтшин 

Фото – спорт мәктәбеннән

 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев