Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Кул көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясады

Ярышларда Россиянең 11 төбәгеннән 500 дән артык спортчы катнашты. Биредә Мөслим спорт мәктәбенең кул көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясады.

12-15 гыйнвар көннәрендә Түбән Камада кул көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. 

Ярышларда Россиянең 11 төбәгеннән 500 дән артык спортчы катнашты. Биредш Мөслим спорт мәктәбенең кул көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясады. 

"Безнең спортчылар 4 медаль яулады. Шуларның икесе - алтын. 

Үз үлчәү категорияләрендә Раян Хәйруллин (60 кг) һәм Айзат Әхмәдуллин (65 кг) чемпионнар булдылар. 

Көмеш медальләрне Ринас Ханов (50 кг) һәм Азалия Юнысова (70кг+) яулады.

Спортчылар Орел шәһәрендә март уртасында узачак Россия беренчелегендә катнашырга әзерләнә башлаячак", - дип хәбәр итәләр спорт мәктәбеннән.

Спортчылар тренеры - Ларис Бариев.

 Фотолар - спорт мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев