«Кэс-Баскет» уеннарында җиңүчеләр
Спорт

«Кэс-Баскет» уеннарында җиңүчеләр

Мөслим лицееның кызлар һәм егетләр командасы «Кэс-Баскет» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатында призлы урыннар яуладылар.

- Мөслим лицеенда узган иртәнге линейкада  "Кэс-Баскет" уеннарының муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Лицейның кызлар командасы мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатында 1 урынны, ә егетләр командасы 2 урынны яулады. Командалар кубоклар һәм  медальләр белән бүләкләнделәр. Укучыларның тренеры -  Фасил Арсланов, - дип язалар Мөслим лицееннан.

Фото - Мөслим лицееннан

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев