Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Спорт

Кечкенәдән үҗәт Шамил

“Илтранс” волейбол командасы составында уйнаучы Шамил Мирсалихов – балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры. Бүген Шамилнең кул астында 30 бала футбол серләренә төшенә.

Шамил – Мөслим егете. Бик күп малайлар кебек ул да балачакта хоккей һәм футбол уеннары, волейбол белән мавыга. Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач, Шамил укуын Яр Чаллы шәһәрендә – физкультура колледжында дәвам итә. Хәрби хезмәтне егет Георгиевск шәһәрендә – тимер юл гаскәрләрендә үтә.

– Безнең нәселдә спорт юлын сайлаучылар булмаса да, җырчылар һәм биючеләр шактый. Бию түгәрәгеннән качып диярлек спорт дөньясына киттем. Спортка тартылганнар физик яктан да, рухи яктан да сәламәт була, – ди Шамил Мирсалихов.

Хезмәт юлын ул балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә башлый, соңрак аны район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлегенә баш белгеч итеп билгелиләр. Тик спорт дөньясын яратканнар башка өлкәдә үзләрен ниндидер бер кысада итеп хис итәдер, мөгаен. Бүген Шамил янәдән балалар белән дәресләр, тренировкалар үткәрә.

– Алда безне зур чара – мәктәпләрнең футбол лигасы (ШФЛ) көтә. Бу бәйгегә ныклы әзерлек таләп ителә. Кул астындагы балаларның һәммәсе өметле дияр идем. Спорткомплекс мәйданы белән чагыштырганда, футбол кырында алар үзләрен тагын да иркенрәк тоталар. Бер йодрыкка тупланган команда һәрвакыт үзенең уңышлары белән сөендереп тора. Күптән түгел Әлмәт шәһәрендә, Сарман районында булып кайттык, укучылар сынатмады, – диде Шамил.

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 28 февраль саныннан укыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев