Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Йөзүчеләребез уңышлары

Актаныш авылында районнар арасындагы йөзү буенча уздырылган турнирда спортчыларыбыз катнашты.

Спорт мәктәбенең 16 спортчыдан торган җыелма командасы Актаныш авылында районнар арасындагы йөзү буенча уздырылган турнирда катнашты.
2008 елда туган егетләр арасында 100 м дистанциядә комплекслы йөзү буенча
Динар Шәфигуллин 2 нче урынны,
Әмир Фатихов  3 нче урынны алды.
2009-10 елгы кызлар арасында 100 метрлы дистанциядә комплекс йөзү төрендә
Әмирә Шәйхразиева 1нче  урынны яулады.

Шул ук елларда, 50м брасс дистанциясе төрендә
Әмирә Шәйхразиева  1 нче урын,
Ләйлә Баһауова 3 нче урынны алды.

2012 елда туган кызлар арасында 100 метрлы дистанциядә
Саида Мәрдәншинаа 3 нче урын, шулай ук 50 метрлы дистанциядә брасс стилендә 3 нче урынны алды.

2011 елда туган малайлар арасында 100м ирекле стиль дистанциясендә
Шамил Шәмсивалиев Шамил 1нче урын,
Илсаф Әхмәтшин  2нче  урынны алды.

2012 елда туган малайлар арасында 100 метрлы дистанциядә аркада йөзүдә 
Айзат Галимҗанов  1 нче урын,
Фәрхәд Мотыйгуллин  3 нче урынны алды.

Ирекле стиль белән 4х50м катнаш эстафетада  Раил Дәүләтшин, Нурислам Мотыйгуллин, Ләйлә Баһауова, Әмирә Шәйхразиеваа составындагы команда 2 нче урынны алды.

Җиңүчеләр һәм призерларның тренерлары:
Алмаз Дәүләтшин, Фәрхәт Хәбибуллин, Алмас Латипов, Мизхәт Миңнегалиев.

Фото - спорт мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев