Йөзүчеләребез җиңү яулады
Спорт мәктәбеннән алынган хәбәргә караганда, ярышларда республикабызның 20 районыннан 300дән артык спортчы катнашты
16 февраль көнне спорт мәктәбенең йөзүчеләр командасы хәрби бурычын үтәгәнда һәлак булганнарны искә алу максаты белән үткәрелгән Балтач районы беренчелегендә катнашты.
Спорт мәктәбеннән алынган хәбәргә караганда, ярышларда республикабызның 20 районыннан 300дән артык спортчы катнашты.
Дистанция призерлары:
Баһауова Ләйлә - 3 урын, 100 метрлы дистанциядә аркада йөзү;
Шәйхразиева Амира - 1 урын, 100м брасс;
Шәйхразиева Амира - 1 урын, 100 м комплекслы йөзү;
Шәйхразиева Амира - 2 урын, 100м ирекле йөзү;
Шәйхразиева Амира - 2 урын, 100м баттерфляй.
Амира Шәйхразиева күптөрле дисциплина буенча 1 урынга һәм Җиңүче кубогына лаек булган.
Дистанциядә җиңү яулаганнарга грамоталар, медальләр һәм акчалата бүләкләр дә бирелгән.
Фотолар - спорт мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев