Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Яшь спортчылар ант бирделәр

Спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь спортчылар тантаналы ант биреп, сафларга кабул ителделәр.

- Универсаль спорт залында «Яшь спортчыларга багышлау-2023» гомуми спорт мәктәбе бәйрәме узды. Тантаналы марш астында бадминтон, волейбол, чаңгы, йөзү, футбол, армрестлинг һәм көрәш бүлекчәләрендә шөгыльләнүче балалар залга керделәр.
Армрестлинг, көрәш, волейбол һәм футбол буенча  мәктәпнең шушы спорт төрләрен үз итүчеләре күрсәткеч чыгыш ясадылар. Аннан "Күңелле стартлар" ярышы оештырылды.
Яшь  спортчыларга ант бирү тантанасына чират җитте. Спорт мәктәбендә шөгыльләнүче, армрестлинг буенча Россия чемпионы, спорт мастеры Илина Бариева яңа спортка килүчеләргә "Яшь спортчының тантаналы анты"н укыды һәм аларга  киләчәктә уңышлар теләде. Кечкенә спортчылар бергәләп спорт белән шөгыльләнергә, үзләрен хезмәткә һәм Ватанны саклауга әзерләргә, укыган  мәктәпләренең һәм командаларының намусын горурлык белән якларга ант иттеләр.
Ниһаять, күптән көтелгән мизгел килеп җитте. Сафларга яңа кабул ителгән 66 спортчыга «Яшь спортчы таныклыгы» һәм «Яшь спортчы» истәлекле медале тапшырылды.
Муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Ренат  Гарипов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат  Яббаров һәм  спорт мәктәбе директоры Шамил Мадъяров яшь спортчыларны беренче стартлары белән котладылар, ярышларда  җиңүләр теләделәр, - дип язалар спорт мәктәбеннән

Фото - спорт мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев