Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

ГТО тапшырдылар

10 март көнне район мәктәпләрендә белем алучы 50дән артык 11 сыйныф укучысы ГТО нормативлары тапшырды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе өчен бу – югары уку йортларына керү өчен өстәмә баллар алу ысулы да. Укучылар нормативларны “Яшьлек” спорт-сәламәтләндерү комплексында тапшырды.

Алга иелүдә Мөслим гимназиясеннән Резеда Дәүләтгәрәевага (27 сантиметр) тиңнәр булмады. 30 метрга йөгерүдә Мөслим гимназиясеннән Алмаз Ситдыйков һәм Мөслим лиценнан Алинә Ханова иң җитезе булып чыкты. Алмаз бу араны – 4,3 секундта, Алинә 5,5 секундта үтте. 1 минут эчендә идәннән күтәрелүдә (пресс) дә Алинә Ханова беренчелекне алды. Алинә 1 минут эчендә 62 тапкыр күтәрелде. Егетләр арасында лицейдан Рамазан Хәсәновка тиңнәр булмады. Рамазан 69 тапкыр күтәрелде. Озынлыкка сикерүдә Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән Ильяс Газымовның һәм лицейдан Рания Абдуллинаның күрсәткечләре югары булды: 286 һәм 210 сантиметр. 
Февральдә политехника техникумы студентлары да ГТО нормативлары тапшырды. Озынлыкка сикерүдә Раил Имамиев һәм Аяз Хәлимов иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Алар 267 һәм 261 сантиметр озынлыкка сикерделәр. Алга иелүдә Рәмилә Хәлимованың (25 сантиметр), Сабрина Вахитованың (22 сантиметр), Эльвира Хафизованың (20 сантиметр) һәм Әмир Зиннатуллинның (19 сантиметр) күрсәткечләре сөендерде. 1 минут эчендә Сәмирә Шәймарданова – 49 тапкыр, Ралина Камалетдинова – 48, Айгөл Максутова 42 тапкыр идәннән күтәрелде. Егетләр арасында Ислам Хановка тиңнәр булмады. Ул 1 минутка 64 тапкыр күтәрелде. Рәмис Гыйзетдиновның һәм Нияз Әхмәтовның күрсәткечләре бертөрле булды: 55 тапкыр. 30 метрга йөгерүдә Динар Хафизов беренчелекне алды. Динар бу араны – 6,8 секундта үтте. Нурислам Хуҗиәхмәтов һәм Аяз Хәлимов, һәрберсе 52 тапкыр идәннән этелде (отжимание). Марат Буранбаевның әлеге күрсәткече – 45. Кызлар арасында Айсун Әлиева иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Ул 26 тапкыр идәннән этелде. 
Студентлар турникта да күтәрелде. Ләйсән Мәҗитова – 23, Рәйлә Әюпова 20 тапкыр күтәрелеп иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Рәмис Хәфизов һәм Наил Шәмсетдинов 21-20 тапкыр турникта күтәрелде.
Югары күрсәткечләргә ирешкән укучыларга райондагы ГТО тестлаштыру үзәгенең грамоталары тапшырылды.

Лилия Шәймиева

фото – ГТО тестлаштыру үзәге архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев