ГТО фестивале узды
Россия яшь патриотларының “Җиңүгә тигезлән” Бөтенроссия слеты узды. Аның кысаларында яшь ярмиячеләр арасында “Ватанны сакларга әзер” исемле ГТО фестивале үткәрелде
Россия яшь патриотларының “Җиңүгә тигезлән” Бөтенроссия слеты узды. Аның кысаларында яшь ярмиячеләр арасында “Ватанны сакларга әзер” исемле ГТО фестивале үткәрелде.
– Түбән Камада узган турнирда 12 команда составында 100 укучы катнашты. Командалар биш дисциплинада ярышты. Мөслим гимназиясе укучылары Әминә Хафизова, Маликә Миннеразиева, Азамат Кашапов, Камил Нәбиевтән торган команда ярышларда уңышлы чыгыш ясады. Безнең яшь армиячеләр дүртенче урынны алып, лауреат булдылар. Балаларның шәхси зачеттагы чыгышлары аеруча сөендерде. Әминә Хафизова, Камил Нәбиев призлы урыннар алды, Азамат Кашапов, Мәликә Миннеразиева беренче унлыкка керде. Бу – бик яхшы нәтиҗә, уңышларга рухландыра, – ди Мөслим районы буенча ГТО администраторы Расил Фәттахов.
Җиңүчеләр ТР Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең медальләре, грамоталары белән бүләкләнгән.
Фото: Расил Фәттаховның шәхси архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев