Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

ГТО бәйгесе узды

Бәйгедә район һәм авыл мәктәпләреннән 15 команда көч сынашты.

Бүген “Яшьлек” спорткомплексында ГТО бәйгесе узды. Анда район һәм авыл мәктәпләреннән 15 команда көч сынашты. Команда составында икешәр егет һәм кыз катнашты. Укучылар озынлыкка сикерү, йөгерү, идәннән күтәрелү һәм башка спорт төрләрендә физик мөмкинлекләрен сынады.

Киеренке бәйгедә Әмәкәй мәктәбе спортчылары җиңүче булды.
Әмәкәй укучыларына җиңү ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивалендә катнашу мөмкинлеге бирде. Ярышлар Казанда үтәчәк. 

Икенче урында – Мөслим лицее, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе өченче урынга лаек булды. 

Ярыш йомгаклары буенча җиңүче командалар Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының ГТО тест үткәрү үзәге грамоталары белән бүләкләнде.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев