Фестиваль төгәлләнде
Спорт

Фестиваль төгәлләнде

Казан шәһәрендә «ГТО уеннары - 2023 » чемпионнар фестивале төгәлләнде.

Кичә, 5 февраль көнне, Казан шәһәрендә "ГТО" бөтенроссия физкультура-спорт комплексының "ГТО уеннары - 2023 " исемле чемпионнар фестивале төгәлләнде. Ярышларда Татарстан Республикасы районнары җыелма командалары составында 200гә якын спортчы катнашты.

Бу ярышларда Мөслим муниципаль районы җыелма командасы уңышлы чыгыш ясады. Ярышларда катнашучылар ГТОның 5 төрле нормативын үтәделәр. Гомумкоманда зачетында безнең спортчылар, 3 сайлап алу этабын узып, финалда 8 нче урынны яуладылар.

Команда составы:
1. Рәфәгать Әхмәтгалиев - студент
2. Ләйсирә Әхмәтшина - студент
3. Рүзәл Хафизов - Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры
4. Гөлнур Шәйдуллина - физик әзерлек буенча инструктор
5. Гөлназ Гыйздуллина - спорт мәктәбе методисты
6. Айнур Фәрхетдинов - Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев