Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Спорт

Авыл җирлекләре арасында спартакиада узды

Ярышлар өч зонада: Рус Шуган, Тойгелде һәм Әмәкәй авыл җирлекләрендә үтте.

Узган шимбәдә авыл җирлекләре арасында спартакиада узды. Хатын-кызлар һәм ир-атлар волейбол, кул көрәше, бильярд һәм канат тарту ярышларында көч сынашты. Ярышлар өч зонада: Рус Шуган, Тойгелде һәм Әмәкәй авыл җирлекләрендә үтте.

Спартакиада бик киеренке узды. Татарстанның төрле почмакларына сибелгән егет-кызлар да ярышларда бик теләп катнашты.

– Авыл көче – яшьләрдә! Үз җирлекләре өчен җан атучы егет-кызларга карап күңел сөенә. Соңгы елларда ярышларга спортның башка төрләре дә кертелә. Спартакиаданы төрле авыл җирлекләрендә чиратлашып уздыру да – күркәм гадәт, – ди Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Галиева.

Әмәкәй зонасында Әмәкәй командасына тиңнәр булмады. Исәнсеф белән Яңа Усы авыл җирлекләре икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Тойгелде зонасындагы ярышларда беренче өчлеккә Вәрәшбаш, Тойгелде, Мәлләтамак авыл җирлекләре керде. Рус Шуган зонасында Баланлы командасы беренче урынны яулады. Кунакларны кабул иткән җирлек икенче урынга лаек булды. Михайловка командасы – өченче урында.

– Нинди авыл җирлекләре белән көч сынашуыбыз алдан билгеле. Бу яңа үрләр яуларга стимул булып тора. Быел отмасак, алдагысында сынатмабыз дип шөгыльләнәсең, әзерләнәсең. Иң мөһиме – катнашу. Мондый чаралар безне туганлаштырып бетерде, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.

Җиңүче командалар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде. Зоналарда җиңү яулаган командаларга спорт инвентарьлары алу өчен 25 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

Фото: "Яшьлек" спорт комплексы архивы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев