«Аргамак» командасы Ижауда уңышлы чыгыш ясады
Мөслим ат спортчылары — призерлар арасында
22 августта Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә ат чабышлары узды. Ярышларда Мөслим районының «Аргамак» ат спорты комплексында тәрбияләнүче атлар һәм аларның җайдаклары уңышлы чыгыш ясады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча:
1 нче урын – Чингизхан, йөртүчесе – Фазаел Вәлиев;
4 нче урын – Покер Фейс, йөртүчесе – Таһир Мөхәммәтов;
5 нче урын – Гренобль, йөртүчесе – Фазаел Вәлиев.
«Аргамак» командасы спортчыларын һәм аларның атларын лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз! Алда да яңа җиңүләр, матур стартлар һәм югары нәтиҗәләр телибез!
Фотолар — «Аргамак» ат спорты комплексы архивыннан.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев