Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Законнарны белү – файдага

Ул сәүдә үзәгендә кәрәзле телефонына чехол сатып ала. Әмма, бу никадәр кызык яңгырамасын, өенә кайткач төсен ошатмавын аңлый.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә бер кулланучы карап торуга вак мәсьәлә белән мөрәҗәгать итте. 

Ул сәүдә үзәгендә кәрәзле телефонына чехол сатып ала. Әмма, бу никадәр кызык яңгырамасын, өенә кайткач төсен ошатмавын аңлый. Ул , бүлеккә телдән мөрәҗәгать итеп, чехолны алыштыруларын сорый. “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законының 25 маддәсендә әйтелгәнчә, товар формасы, габаритлары, фасоны, төсе, размеры, комплектациясе буенча туры килмәсә, кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны шундый ук товарга алыштырып алырга хокуклы. Бу сатып алган көнне санамыйча, 14 көн эчендә эшләнергә тиеш. Сатып алынган товарның кулланышта булмавы, аның куллану үзенчәлекләре, пломбалары, ярлыклары сакланган, товар чегы яисә касса чегы, яки түләүне раслаучы башка документы булырга тиеш. Кулланучының товар яисә касса чегы, яки түләүне раслаучы башка документы булмаса, шаһитлар күрсәтүенә нигезләнергә мөмкин. 

Бу очракта да әлеге товар кайтарып яки алыштырып бирергә ярамаган сыйфатлы товарлар исемлегенә керми. Әмма алыштырып бирү турындагы телдән мөрәҗәгать итүгә сатучы риза булмый, янәсе товар техник яктан катлаулы. Кулланучы тәкъдимнәр китабын да сорап ала алмый. Кибет хуҗасына закон таләпләре аңлатылды. Шуннан соң ул чехол өчен кулланучыга акчасын кайтарып бирергә карар кылды һәм сатучы белән закон таләпләрен саклау турында әңгәмә үткәрергә вәгъдә итте. 

Фото - Татар информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев