Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Товардан баш тартырга хокуклы

– Кибеттә каталог буенча, 100 процент алдан түләп, туй күлмәгенә заказ бирдем. Әмма күлмәкне кибеттә киеп карагач, размеры һәм фасоны туры килмәде. Заказ килешүеннән баш тартып, акчаны кире кайтарып буламы?

– “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законының 26.1 маддәсе нигезендә товарны тапшырганчы кулланучы аннан теләсә кайсы вакытта баш тартырга хокуклы, аны тапшырганнан соң – җиде көн дәвамында. Әгәр тиешле сыйфаттагы товарны кире кайтару тәртибе һәм вакыты хакындагы мәгълүмат товарны китергән вакытта язмача бирелмәгән булса, кулланучы товарны, аны тапшырган вакыттан алып, өч ай эчендә баш тартырга хокуклы. Кире кайтарылучы товарның тышкы кыяфәте, куллану үзенчәлекләре саклану шарт. Кулланучының товар акчасын кире кайтару турындагы таләбе, ун көннән дә соңга калмыйча, канәгатьләндерелергә .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев