Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кибеткә кире кайтара аламмы?

– Күлмәк сатып алган идем. Өйгә кайтып көзге алдында яхшылап киеп карагач, аның миңа килешмәвен күрдем. Күлмәкне кибеткә кире илтеп бирә аламмы?

Бу сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлегенең өлкән белгече Алена Виноградова җавап бирә: 
– Җитешсезлеге булган һәр төрле товарны алыштырырга яисә кире кайтарып бирергә була. Сез кире уйлаган очракта да күпчелек товарлардан шулай ук 14 көн эчендә баш тартырга мөмкин. Сәбәбен аңлатып тору да кирәк түгел. Бары тик товар кулланылышта булмаска һәм сыйфатларын саклаган булырга тиеш. Ә сезнең товарны нәкъ менә шул сатучыдан сатып алуыгызга дәлил булу шарт. Бу товарны алыштырырга яисә акчасын кайтарырга мөмкин. Бу хакта Гражданлык кодексының 502 маддәсендә һәм “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законның 25 маддәсендә язылган.  

Фото https://ru.freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев