Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Гарантия вакытында гына түгел

– Дәгъва белән гарантия вакытында гына мөрәҗәгать итә аламмы? М.Гайфуллин.

Газета укучыбызның соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Алена Виноградова җавап бирә:

– Сез кибеткә товарның җитешсезлекләре турында дәгъва белән гарантия ваыты дәвамында мөрәҗәгать итә аласыз. Гарантия срогы товар сездә булган вакыттан башлана. Әмма сезонлы товарлар турында сүз барган очракта үзенчәлек бар – аларның гарантия вакыты һәм хезмәт итү вакыты тиешле сезон җиткәч башлана, бу вакыт Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан кулланучы булган урынның климат шартларыннан чыгып билгеләнә. Мәсәлән, Пенза өлкәсендә яз – 15 мартта, җәй – 1 майдан, көз – 1 сентябрьдән, ә кыш 1 ноябрьдән башлана. Мәскәүдә башкачарак: яз 1 марттан башлана. 
Гарантия вакыты билгеләнмәгән булса, сез дәгъваны товарны алганнан соң ике ел дәвамында бирергә хокуклы (аннан да күбрәк вакыт каралмаган булса).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев