Укырга кая барасыз?
Яңа гына мәктәп тәмамлаган егет-кызларның югары уку йортларын штурмлаган мәле
Райондашларыбыз кайсы уку йортларын сайлаган? Шул хакта үзләреннән сораштык.
Фирзәр Әхмәтҗанов:
– Мине сыйныфыбызда лидер, укытучының уң кулы дип әйтәләр иде. Укыган вакытта актив булырга, сыйныфташлар өчен тау булып торырга кирәк. Мин 9 сыйныфка кадәр Тойгелде мәктәбендә белем алдым. 10-11 сыйныфларда укуымны Мөслим гимназиясендә дәвам иттем. Гимназиягә махсус килдем, профильле математика тапшырырга иде теләгем. Ә бу фәнне Гөлүсә Асылгәрәевадан да шәбрәк белүче һәм укытучы юк. Яңа җирдә яңа дуслар, туганнарым кебек якын сыйныфташлар таптым. “Кая укырга керергә?” дигән сорау мине борчымады, чөнки берничә ел элек үк КФУны сайлаган идем. Ул илебездәге иң яхшы университетларның берсе булып санала, анда югары дәрәҗәдә белем бирәләр, тулай тораклары да уңайлы. Башкалада студентка һөнәри яктан үсәр өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Укырга кергәндә, кызыл аттестат, ГТО билгесе һәм олимпиадаларда алган Мактау грамоталары өстәмә 10 балл бирде.
Язгөл Миркасыймова:
11 сыйныфка җиткәч кенә рус әдәбиятыннан һәм инглиз теленнән имтиханнар бирергә уйладым. Башта физика-математика юнәлешен сайларга теләсәм дә, фикерем үзгәрде. Онлайн курсларда белем алдым. Имтиханда 94 балл җыярмын дип, уйламаган идем. Документларымны Санкт Петербург дәүләт электр техникасы университетына тапшырдым. Инглиз телен һәм башка телләрне тирәнтен өйрәнәсем килә. Лингвистика факультеты хыялыма канат куяр, дип өметләнәм. Бу уку йортын сайлавым юкка түгел, Санкт-Петербург, аның архитектурасы кызыксындыра. Рәсемнәр ясарга яратам, матурлыкка гашыйк кеше мин. Бу шәһәр миңа барлык хыялларымны тормышка ашырырга ярдәм итәр, дип уйлыйм.
Динә Әмирова:
Көмеш медальгә ия булу, әлбәттә, теләгән уку йортына керү мөмкинлеген арттыра. Мин укуымны Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында дәвам итәчәкмен. Район җитәкчелеге безгә шушы уку йортына экскурсия оештырган иде. Бик теләп бардык. Миңа бик ошады. Уку йортының мөмкинлекләре, тулай торагы белән таныштык. Ашханәдә безне бик тәмле итеп ашаттылар. Ректор белән очраштык, ул һәрберебез белән фотога төште, яхшы күңелле кеше булып күңелгә кереп калды. Шушы сәяхәт мине документларымны шушы уку йортына бирергә этәрде. Әлбәттә, елмаеп кына укып булмый, төрле вакытлар булачак. Тик беренче очрашу, уку йортының безне матур каршы алуы күңелдә һәрвакыт якты мизгел булып сакланачак.
Сораштыруны Лилия Шәймиева үткәрде.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев